«Елмай» паркында совет мультфильмнарын күрсәтәчәкләр
Бүген «Елмай» балалар паркы сәхнәсендә композитор София Гобәйдуллина истәлегенә багышлап, кино күрсәтү булачак. Шәһәр халкына музыкасын РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе язган мультфильмнар сериясен тәкъдим итәчәкләр.
Зур экранда тамашачылар «Маугли», «Человек и его птица» һәм «Кошка, которая гуляла сама по себе» кебек мультфильмнарны карый алачак. Кино күрсәтү 17:00 дән 20:00 гә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар