Логотип Магариф уку
Цитата:

Электрон дәреслекләр мәктәпләрдә кулланылачакмы?

Мәктәпләрдә электрон китаплар кулланылмаячак, дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев.

 – Без мәктәпләрдә, мәсәлән, электрон дәреслек кулланмаячакбыз. Электрон китап белән чагыштырганда, кәгазь дәреслек баланың дөньяга карашын һәм  баш миенең үсешен формалаштыра. Әлбәттә, безнең дәреслекләр кәгазь булып калачак, – диде ул.

Шуның белән бергә, Александр Бугаев мәктәпләрдә белем бирү процессына ярдәм итә торган төрле электрон системалар кулланылуын билгеләп үтте.

Министр шулай ук укытучы белән укучы арасында җанлы аралашу әһәмиятен ассызыклады.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ