Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт Думасында БДИны берничә фәннән яңадан тапшырырга рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутатлары Сардана Авксентьева, Антон Ткачев, Олег Леонов, Владимир Плякин, Анна Скрозникова һәм Ксения Горячева Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка чыгарылыш укучыларына берьюлы берничә фәннән БДИны яңадан тапшырырга рөхсәт итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юлладылар. Бу хакта РИА НОВОСТИ хәбәр итә.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, Мәгариф министрлыгының 233 нче боерыгының гамәлдәге 97(1) пункты чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИны бер генә фәннән өстәмә көннәрдә яңадан тапшырырга мөмкинлек бирә.

Алар бу мөмкинлекне киңәйтеп, чыгарылыш сыйныф укучыларына, барлык процедура таләпләрен үтәп (шул исәптән резерв вариантлар кулланып, йомгаклау документында һәр фәннән иң яхшы нәтиҗәне күрсәтеп), агымдагы елда тапшырылган барлык фәннәрне үзләре сайлап алып тапшыру хокукы бирергә тәкъдим итте.

Инициатива авторлары ассызыклаганча, 2025 елда БДИны яңадан тапшыруга 135,5 мең укучы теркәлгән булган. Аларның 77 % ы  балларын яхшырткан. 

Депутатлар фикеренчә, инциативаны гамәлгә ашыру укучыларга психологик басымны киметергә, аларның белемнәрен бәяләүнең объективлыгын арттырырга  мөмкинлек бирәчәк.

Фото: «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ