Логотип Магариф уку
Цитата:

Чернобыль йөрәк ярам

Бүген Россия ислам институтында Чернобыль АЭСындагы авариянең 40 еллыгына башланган түгәрәк өстәл узды.

Чара «Чернобыль һәлакәтенең социаль-психологик нәтиҗәләре һәм фәлсәфи дәресләре. Гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүдә массакүләм мәгълүмат чараларының роле» дигән шигарь астында узды. Аны  МАГАТЭ эксперты, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Россия Фәннәр академиясенең радиобиология җәмгыяте әгъзасы, РФның атказанган фән эшлеклесе, биология фәннәре докторы, профессор,  Батырлык ордены  иясе Роберт Ильязов алып барды.

Катнашучылар Чернобыль авариясенең XX гасырдагы иң масштаблы техноген фаҗигаләренең берсе булуы билгеләп  үтте. Йөзләрчә мең ликвидаторларның батырлыгы  тагын да куркыныч хәлләрне булдырмыйча, бик күп халыкның  гомерләрен  саклап калырга мөмкинлек бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ