Чәршәмбе көнне Татарстанда суыта
Татарстанда 24 декабрьдә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар явачак, дип хәбәр итә НТР-24.
Синоптиклар фаразлавынча, ТР Гидрометүзәгенең төньяк, төньяк-көнчыгыш җиле секундына 5–10 м тизлек белән исәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -24...-29 градус тәшкил итәчәк, аязганда -32 градуска кадәр, көндез термометр баганалары -18...-23 градус, көнчыгыш районнарда урыны белән -24...-27 градус күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык саклана.





Комментарийлар