Бүген физика һәм җәмгыять белеме буенча БДИ уза
Бүген, 2 июнь, физика һәм җәмгыять белеме буенча БДИ уза. Физиканы 2578 чыгарылыш сыйныф укучысы, җәмгыять белемен 5299 укучы тапшыра.
Башка елларның чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны резерв көннәрендә – 16 – 23 июньдә тапшыра.
Мәктәпләрдә 66 һәм өйдә 10 имтихан тапшыру пунктлары оештырылган. Онлайн-видеокүзәтү белән 613 аудитория билгеләнгән.
Имтихан тапшыру пунктларында 2972 педагог катнаша.
Имтихан 10:00 сәгатьтә башлана. Дәвамлыгы – физика буенча 3 сәгать 55 минут, җәмгыять белеме буенча 3 сәгать 30 минут. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен имтихан 1,5 сәгатькә озайтыла.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар