Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген – Бәраәт кичәсе

Бүген, 13 февральдән 14 енә каршы төндә, Бәраәт, ягъни Ләйләтүл-бәраәт кичәсе уза.

«Бәраәт» сүзе гарәпчәдән «азат булу» яки «гафу ителү» дип тәрҗемә ителә. Ислам календаренда иң изге төннәрдән саналган бу кичәдә Аллаһы Тәгалә барлык мөэминнәргә үзенең шәфкатен белдерә. Бу төнне Раббыбыз мөселманнарның киләсе елга язмышын хәл итә, ихлас күңелдән дога кылучыларның гөнаһларын кичерә дип санала.
Дин галиме имам Субуки Бәраәт кичәсе турында: «Әгәр Аллаһы Тәгалә җомга көнне бер атна эчендә кылынган гөнаһларны кичерсә, «Бәраәт кичә»сендә бер еллык гөнаһларны гафу кыла. «Ләйләтүл кадер» кичәсендә исә Хак Тәгалә мөэмин бәндәләренең гомерләре буе кылган гөнаһларын кәффәрат кылып җибәрә», – дип язган.
Бәраәт кичәсен мөселманнар намаз укып, Коръән укып, Аллаһны искә алып, дога кылып уздыра. Бу төндә кылган гөнаһлар өчен ярлыкау, гафу сорау, башкаларга карата үпкә-рәнҗештән арыну мөһим. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ