Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтенроссия мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарын кабул итү көне

26 сентябрьдә Казанда Бөтенроссия мәктәпкәчә яшьтәге балалар ата-аналарын кабул итү көне узачак. Бу хакта «Бердәм Россия»нең ТРдагы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү системасы хезмәткәрләре көне алдыннан «Яңа мәктәп» федераль партия проекты ярдәме белән узачак.

Ата-аналар белән очрашулар Россия субъектларында 10:00 дән 13:00 гә кадәр оештырылачак. Татарстанда өстәмә рәвештә партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә кайнар линия эшли башлаячак ( К.Маркс ур., 31/7 йорт).

Фикер алышуда катнашачаклар:

1 ) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Хисамиева;
2) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Чулпан Галәвиева;
3) Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Әлфия Хәлилова.
4) Модератор – Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева.

Ата-аналар мәктәпкәчә белем бирү сыйфатына, балалар бакчаларында туклануны оештыруга, балаларны адаптацияләүгә һәм гамәлдәге үсеш программаларына кагылышлы сораулар бирә алачак.

Консультацияләрне 8 (843) 238-10-00 кайнар линиясе телефоны буенча яисә op@tatarstan.er.ru. электрон почтасы аша алырга мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ