Болгар ислам академиясе укырга чакыра
20 июненнән “Болгар ислам академиясе” магистратура һәм докторантура белем бирү программаларына укырга керү өчен документлар кабул итә башлый.
Документларны кабул итү 2026 елның 20 июленә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Абитуриентлар өчен керү имтиханнары август аеның беренче атнасында узачак.
Болгар ислам академиясе – ислам дине белгечләре, ислам теологиясе магистрлары һәм докторлары әзерләүче Россиядәге уникаль югары уку йорты. Академия дини һәм академик белем бирүнең югары дәрәҗәсен берләштерә, ислам галимнәренең, дин белгечләренең, экспертларның һәм дини эшлеклеләрнең яңа буынын тәрбияләү өчен уңай шартлар тудыра.
Академиядә белем алу түләүсез алып барыла һәм укыту рус һәм гарәп телләрендә оештырыла. Студентлар өчен заманча кампуста уңайлы шартлар тудырылган: алар бер урынлы бүлмәләрдә бушлай яшиләр, көненә өч тапкыр бушлай тукланалар, шулай ук Академия символикасы төшерелгән көндәлек һәм тантаналы кием белән тәэмин ителәләр.





Комментарийлар