Логотип Магариф уку
Цитата:

«Беренче укытучы» конкурсының йомгаклау этабында Россиянең 18 төбәгеннән укытучы катнаша

Белгород өлкәсендә 21 сентябрьдә «Беренче укытучы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабының беренче туры старт алды. Конкурс сынауларында Россиянең 18 төбәгеннән 29 иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы катнаша.

Конкурсантларга сәламләү сүзен РФ мәгариф министры Сергей Кравцов юллады. Ул Россия мәгарифен үстерү өчен Бөтенроссия һөнәри конкурсларының әһәмияте турында сөйләде. 2024 елда конкурс сынауларында 40 меңнән артык белгеч катнашты.

Бәйгенең йомгаклау этабының беренче турында катнашучылар ике конкурс сынавы узачак: «Ачык дәрес» Һәм «Ата-аналарга дәрес». Белгечләр шул исәптән «Россия бүген: геройларны тәрбияләү вакыты» темасына мәдәни-агарту чарасы үткәрәчәк.

Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча 10 лауреат билгеләнәчәк. Алар конкурс призерлары һәм җиңүчеләре исемнәре өчен көрәшне дәвам итәчәк. 29 сентябрьдә Мәскәү өлкәсендә берьюлы дүрт Бөтенроссия һөнәри конкурсларының финал этаплары старт ала – «Беренче укытучы», «Россиянең ел директоры», «Россиянең ел укытучысы» һәм «Россиянең ел тәрбиячесе». Лауреатлар «Мастер-класс», «Брифинг», «Блицтурнир» сынауларында катнашачак.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 3 октябрьдә Мәскәүдә узачак.

Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ