Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИга өстәмә баллар ничек алырга?

Хәзерге вакытта Россия буенча БДИ тапшыру кампаниясе уза.

Югары уку йортларының кабул итү комиссияләре шәхси казанышлар өчен өстәмә баллар исәпләргә хокуклы. Әлеге баллар, уку йортына кергәндә, БДИ баллары белән беррәттән исәпкә алына. Шул ук вакытта абитуриент барлык казанышлары өчен 10 баллдан артык алырга хокуклы түгел.

Татарстанда өстәмә баллар исәпләү өчен нигезләр:
 
– кызыл аттестат (көмеш яки алтын медаль), аның өчен абитуриент 10 баллга кадәр алырга мөмкин;
 
– ГТО билгесе, аның өчен шулай ук 10 баллга кадәр өстәргә мөмкиннәр;
 
– йомгаклау иншасы нәтиҗәләре, монда шулай ук 10 баллга кадәр бонуска исәп тотарга була;
 
– спорттагы уңышлар, мәсәлән, халыкара һәм бөтенроссия ярышларында җиңүләр һәм призлы урыннар. Алар өчен шулай ук 10 баллга кадәр алырга мөмкин;
 
– волонтерлык эшчәнлеге, монда 1–2 баллга исәп тотарга була;
 
– интеллектуаль яки иҗади конкурслар, биш баллга кадәр өстәргә мөмкиннәр;
 
–  мәктәп олимпиадалары нәтиҗәләре.
 
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ