Атаның гаиләдәге роле хакында сөйләшәчәкләр
12 апрельдә Республика клиник наркология диспансерында әтиләрнең гаиләдәге роле турында фикер алышу узачак. Бирегә әти-әниләр чакырыла.
РКНДның психология лабораториясе мөдире, клиник психолог Лилия Зайцева әтинең гаиләгә һәм бала үсешенә нинди йогынты ясавы турында эксперт фикере белән уртаклашачак. Шулай ук очрашуда әти-әниләр бала белән аралашуда кыенлыкларны җиңү турында да киңәшләр алачак, дип хәбәр итә шәһәр сәламәтлек саклау матбугат хезмәте.
Чара Сеченов урамы, 6, Д корпусы, 3 нче кат (мансарда) адресы буенча узачак. Катнашу бушлай, ләкин алдан сылтама буенча теркәлү узу кирәк.
Фото: freepik.com
Комментарийлар