Ата-аналарга яшь кризислары хакында сөйлиячәкләр
Иртәгә,15 мартта, Республика клиник наркология диспансерында балалар һәм өлкәннәр арасындагы кризис темасына багышланган ачык очрашу узачак.
Клиник психолог Лилия Зайцева катнашучыларга яшь кризислары нечкәлекләре турында сөйләячәк.
Очрашу урыны: Сеченов ур., 6 корпус,3 кат (мансарда). Башлана 12:00 сәгатьтә.
Катнашу бушлай, ләкин сылтама буенча алдан теркәлү кирәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсендә.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар