Логотип Магариф уку
Цитата:

Астанада «Мәңгелек язу – мәңгелек ил» дип исемләнгән кичә узды

Тугызынчы декабрьдә Астананың Лев Николаевич Гумилев исемендәге Евразия Дәүләт университетында Төрки тел көне уңаеннан «Мәңгелек язу – мәңгелек ил» дип исемләнгән кичә уздырылды, дип хәбәр итә Ихтыяр Кыямов.

Аны тюркология юнәлешендә белем алучы студентлар оештырды. Чара барышында алар Орхон-Енисей ташъязмалары хакында лекция укыды, домбра чиртте, җырлады. Бәйрәм барышында төрле төрки илләрдән чакырылган кунаклар да үз халыклары белән таныштырды. Саха (Якутия Республикасы) җиреннән килгән кунаклар олонгхо эпосын башкарды, төрекмән егетләре милли җырларын җырлады. Татар егете Кыямов Ихтыяр Ркаил Зәйдулланың "Татар булып калыйк" шигырен укыды. Чара бик күркәм рәвештә узды.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ