Апрельдә «Җиңү диктанты» узачак
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Ростелеком» оешмасы «Лицей» белем бирү платформасында «Җиңү диктанты» бүлеген урнаштырган.
Ул мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә агымдагы елның 25 апрелендә узачак тарихи диктантка әзерләнергә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
«Җиңү диктанты» акциясендә катнашучылар бер сәгать дәвамында Бөек Ватан сугышына кагылышлы 25 сорауга җавап эзлиячәк.
«Ростелеком. Лицей» белем бирү платформасында Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең видебәйгесе дә урын алган. Шул исәптән, «Җиңү диктанты» акциясенең узган биш елда бирелгән сораулары да бар. Әлеге материаллар катнашучыларның Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен арттырыр дип ниятли оештыручылар.
Фото: "Бердәм Россия" федераль сайты
Комментарийлар