Әни – изге зат!
Әни – изге зат! Моны һәркем белә, белмәгән кеше өчен, теләсә-нинди телдә әлеге сүзләрне дәлилләрлек җырлар, шигырьләр, төрле әдәбият әсәрләре язылган. Әлбәттә, һәркем үз әнисенең кадерен аңлыйдыр, әмма әнинең никадәр бөек зат, никадәр илаһи бер көч икәнен бары тик үзең әни булгач кына төшенәсең икән. Чөнки нәкъ менә үзең дә “ана” статусына ирешкәч кенә әнинең күңел төпкелендәге сандыкларга ачкыч таба аласың. Үзең әни булгач кына, “ана” хезмәтенең бернинди ялсыз, ару-талуны белми, үзенең бар булмышын балага бирүче һөнәр икәненә төшенәсең!
Әнием-бәгърем, мин дә моннан ике ел элек, үзем әни булгач кына, синең никадәр түзем, никадәр көчле, никадәр ягымлы икәнеңне аңладым! Иң беренче тулгак авыртуыңнан башлап, бүгенге көнгәчә мин сиңа рәхмәтле! Мең рәхмәтле! Иң беренче чиратта, мине бу иксез-чиксез җиһанга, матур дөньяга мең газап белән тудырганың, күпме йокыларыңны калдырып, минем белән төннәр буе уйнап чыкканың өчен рәхмәт! Икенчедән, зур тормышка әзерләвең, бу кырыс дөньяда “җебек” булмаска өйрәткәнең өчен олы рәхмәт! Кирәк вакытта кырыс, кирәк вакытта таләпчән, кирәк вакытта бик нечкә күңелле булуың белән мине, нинди авырлыклар булуга карамастан, җиңеп чыгарга өйрәттең. Шулай ук бүгенге көндә дә ни генә булмасын, ярдәм кулыңны сузуың, тормыш тәҗрибәң белән уртаклашуың, бетмәс-төкәнмәс яратуыңны, назыңны миңа бүләк итүең өчен рәхмәт!
Әнием-кадерлем! Сине дөньядагы иң гүзәл бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәм! Әнием-алтыным, сиңа үзебезнең Кукмара тауларыдай горур тормыш, Кукмара табаларыдай нык сәламәтлек, барган юлларыңда Кукмара итекләредәй йомшак күңелле кешеләр очравын, Кукмара лимонадыдай татлы киләчәк телим! Иң кадерле әни, иң яхшы хатын, бик шәп әби, хөрмәткә лаек укытучы булып, бик-бик озак еллар яшә! Мин сине яратам!
Горохова Йолдыз Әлфәт кызы, Кукмара районының К.Ф.Шакирова исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы.
Фото шәхси архивтан





Комментарийлар