Логотип Магариф уку
Цитата:

Айгөл Корбанова Россиянең иң яхшы 15 тәрбиячесе исемлегенә керде

Менделеевскидан «Яшь гений» 12нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Корбанова «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерүнең иң яхшы практиклары (тәрбиячеләр)-2025» номинациясендә илнең иң яхшы 15 педагогы исемлегенә кергән.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарыфыннан оештырылган әлеге конкурс быел Улан-Удэда (Бурятия Республикасы) уза. Бәйге  Россиянең төрле төбәкләреннән 31 иң талантлы педагогны җыйды.

Беренче тур нәтиҗәләре буенча катнашучылар «Тәрбияләнүчеләр белән белем бирү чарасы» сынавында көч сынашты. Айгөл Хәлимовна югары профессионализм күрсәтеп, финалистлар рәтенә керде.

Ә бүген педагог «Мәгърифәт чарасы» конкурс сынавында үз осталыгын күрсәтәчәк.  Айгөл Хәлим кызына уңышлы чыгыш ясавын теләп калабыз!

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ