Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әйдә, ШаяРТ!» КВН лигасының Зур фестивалендә Уфа командасы Гран-При алды

Гран-При өчен 21 команда ярышты.

13 март Химиклар мәдәният сараенда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивале узды. Уен 2025 ел сезонын ачып җибәрде. Фестивальдә Татарстан район-шәһәрләреннән барлыгы 21 команда көч сынашты.

Фестивальдә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының даими катнашучыларыннан тыш, яңа командалар да үзләрен күрсәтте. Алар барысы да 9-13 мартта «Мирас» балалар сәламәтләндерү лагеренда уенга әзерләнде. Берничә көн дәвамында катнашучылар уенның кураторлары һәм редакторлары белән берлектә үз чыгышларын әзерләде.

 

«Әйдә, ШаяРТ!» проекты ТР Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

Уенны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев тамаша кылды.

 

Бу юлы катнашучылар чыгышларын Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы, «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы, «Шалт, Мөхәммәтҗан» проекты җитәкчесе Рамил Агдеев, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, Махсус хәрби операция катнашучысы, «Əйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының 2019-2020 еллардагы чемпионы, стендап-комик Ленар Галәү бәяләде.

 

Уен нәтиҗәләре:

 

  •  «Фестиваль ачылышы» — «Шәлперәймәс егетләр» (ИФМК, КФУ, Казан). Бүләк – 5 мең сум.
  •  «Иң яхшы мәзәк» — «Яратам» (Казан). Бүләк – 5 мең сум.
  •  «Иң яхшы актриса» — Лия Әхәтова («Керәшеннәр») һәм Камилә Кыямова (Әтнә районы). Бүләк – 5 мең сум һәрберсенә.
  •  «Иң яхшы актер» —  Камил Сәлимуллин («Тат мак», Әтнә). Бүләк – 5 мең сум.
  •  3 урын — «Безнекеләр» (Чирмешән районы). Бүләк – 10 мең сум.
  •  2 урын — «Зыян гына» (КДАУ, Казан). Бүләк – 10 мең сум.
  •  1 урын — «Сабалетта» (Саба). Бүләк – 10 мең сум.

Гран-Прига Уфа шәһәреннән Башкорт лигасының җыелма командасы лаек булды. Аларга 50 мең сум тапшырылды.

Фото: «Әйдә, ШаяРТ!» матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ