24 яшькә кадәр беренче бала тапкан очракта ана капиталын 1миллионга арттырырга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасында хатын-кыз 24 яшькә кадәр бала тапкан очракта ана капиталы күләмен 1 миллион сумга арттырырга тәкъдим иттеләр. Мондый инициатива белән Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты башлыгы Яна Лантратова чыгыш ясады.
Депутат фикеренчә, беренче бала дөньяга килгәннән соң, күп кенә хатын-кызлар укуга, эшкә һәм карьера үсешенә кире кайтырга омтыла.
Яна Лантратова, яшь гаиләләргә ярдәм итү Россиядәге демографик вазгыятькә уңай йогынты ясаячак, дип өстәде. Аның сүзләренә караганда, беренче баланың дөньяга иртә килүе алдагы балалар туу ихтималын арттырачак һәм йөклелек, бала табу вакытында өзлегүләр барлыкка килү куркынычын киметәчәк.
Фото: freepik.com
Комментарийлар