Логотип Магариф уку
Цитата:

2028 елга музыка һәм рәсем сәнгате буенча бердәм дәүләт дәреслекләрен әзерләү планлаштырыла

27 апрельдә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов сәнгать буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары (дөнья сәнгате мәдәнияте) олимпиадасының йомгаклау этабын ачу тантанасында чыгыш ясады. Интеллектуаль ярыш Е.М. Примаков исемендәге гимназия базасында уза, анда илнең 77 төбәгеннән 322 укучы катнаша.

Сергей Кравцов сүзләренчә рәсем, музыка, дөнья сәнгате мәдәнияте  гармонияле шәхес тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы башлангыч һәм төп гомуми белем бирү системасы өчен музыка һәм рәсем сәнгате фәннәреннән бердәм дәүләт дәреслекләрен эшләүне дәвам итә. Аларны әзерләүне 2028 елда тәмамлау, ә 2031 елда белем бирү процессына кертү планлаштырыла.

Фото: Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ