2027/2028 уку елыннан барлык мәктәпләрдә тәртип өчен билге куя башлыйлар
Россия мәктәпләрендә укучыларның тәртибен бердәм бәяләү системасы 2027/2028 уку елыннан кертеләчәк. 2026/2027 уку елында һәр төбәктә 10 мәктәптә әлеге проект сынау этабында үткәрелә.
РФ Мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова хәбәр иткәнчә, сынау этабы 7 төбәктә ахырына якынлаша һәм ул 89 мәктәпне колачлаган. Биредә 40 меңнән артык укучы һәм 2 меңнән артык укытучы катнаша.
Нәтиҗәләр буенча тәртип өчен билге кертүне укучыларның 78 % ы, укытучыларның 73 % ы, ата-аналарның 87 % ы хуплый, дип билгеләп үтте Ольга Колударова.
Бәяләү системасының популярлык белән казанган төре – өч дәрәҗәлесе. Ягъни
«үрнәк», «рөхсәт ителә торган», рөхсәт ителми торган» тәртип.
Аның сүзләренчә, ведомство тарафыннан инде боерык проекты әзерләнгән. Биредә өч дәрәҗәле система кулланып, укучыларның тәртибен бәяләүгә карата таләпләр билгеләнгән. Башлангыч бәяләү критерийлары итеп дисциплинаны саклау, социаль аралашу, шәхси сыйфатлар һәм укучының уку активлыгы алынган.
Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар