2026 елда Татарстанда «Гаилә» милли проекты кысаларында 30 социаль объект яңартылачак
«Гаиләгә ярдәм итү» федераль программасы нигезендә ике балалар бакчасын төзү дәвам итәчәк. Яңа мәктәпкәчә учреждениеләр Питрәч районы Көек авылында (340 урын) һәм Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсендә урнашачак. Моннан тыш, алты балалар бакчасында капиталь ремонт узачак: Чаллы шәһәрендәге №10 «Маленький принц», Түбән Кама районындагы 49 нчы номерлы бакча, Биектау районындагы «Әтәчкәй», Азнакай шәһәрендәге №18 «Улыбка», шулай ук Бөгелмә районындагы №32 «Непоседы» һәм №15 «Светлячок».
Республикада «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» программасы кысаларында зур күләмле эшләр планлаштырыла. Әлеге программага барлыгы 22 объект кертелгән, һәм аларның барысы да мәдәният, сәнгать һәм мәгариф үсешенә юнәлдерелгән.
Программа нигезендә республика районнарында дүрт балалар сәнгать мәктәбе төзеләчәк. Яңа мәктәпләр Балтач, Арча, Кама Тамагы һәм Яшел Үзән районнарында барлыкка киләчәк. Бу учреждениеләр балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү өчен заманча шартлар тудырачак.
Шулай ук ике балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт үткәрү каралган. Әлеге эшләр Аксубай һәм Лениногорск районнарында урнашкан мәктәпләрдә башкарылачак.
Авыл җирлекләрендә мәдәният йортларын яңарту да программада мөһим урын алып тора. Мамадыш, Кукмара, Балтач һәм Арча районнарында урнашкан алты авыл мәдәният йорты яңартылып, заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.
Китапханәләр челтәрен үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Барлыгы биш китапханә яңартылачак. Алар арасында Казан шәһәрендәге 25 нче филиал, Биектау үзәкләштерелгән китапханә системасы, Кукмара районы Сәрдекбаш авыл китапханәсе, Әтнә үзәкләштерелгән китапханә системасы һәм Ютазы районының үзәк балалар китапханәсе бар.
Программа кысаларында яшь тамашачылар театрлары да яңартылачак. Кукмара районы Вахитово авылында урнашкан театр һәм Казан шәһәрендәге театрда төзекләндерү эшләре алып барылачак. Бу үз чиратында балалар һәм яшьләр өчен мәдәни чараларның сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, өч музейда яңарту эшләре планлаштырыла. Алар — Кукмарадагы бертуган Комаровлар фабрикасы конторасы бинасы, Мамадыш һәм Апас туган якны өйрәнү музейлары.
Фото: Татар-информ





Комментарийлар