2025/26 уку елына мәктәпләр өчен методик тәкъдимнәр эшләнде
В.С.Леднев исемендәге укыту эчтәлеге һәм методлары институты 2025/26 уку елында предмет фәннәрен укыту үзенчәлекләре турында инструктив-методик хатлар әзерләгән. Эш Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе буенча башкарылды.
Материалларга башлангыч мәктәп өчен методик киңәшләр керә. Аларда рус телен, әдәби укуны, математиканы һәм әйләнә-тирә дөньяны укыту үзенчәлекләре ачыла.
Шулай ук төп һәм урта мәктәп предметлары: рус теле, әдәбият, чит тел, тарих, җәмгыять белеме, география, математика, информатика, физика, химия һәм биология буенча тәкъдимнәр бирелгән.
Хатларда укыту предметлары буенча белем бирү эшчәнлеген оештыруны җайга сала торган норматив-хокукый документлар, федераль белем бирү программаларындагы үзгәрешләр турында белешмәләр, белем бирү программасын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләрен бәяләү системасы, шулай ук һәр фәнне укыту буенча киң таралган сорауларга җаваплар бирелгән.
Барлык хатлар белән «Гомуми белем бирүнең бердәм эчтәлеге» порталында танышырга мөмкин.
Комментарийлар