Логотип Магариф уку
Цитата:

2025/2026 уку елына Бөтенроссия тикшерү эшләре даталары расланды

Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте 2025/2026 уку елына мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре (БТЭ) даталарын раслады. БТЭ 20 апрельдән 20 майга кадәр узачак, көнен мәктәп билгели.

4-8 һәм 10 сыйныфлар катнашачак. Дәвамлыгы – 45 минуттан 90 минутка кадәр.

БТЭ да катнашучылар өчен ике мәҗбүри фән – рус теле һәм математика. Дүртенче сыйныф укучылары шулай ук очраклы сайлау буенча предметларның берсе буенча БТЭ үтәячәк: әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку яки чит тел. 

Калган сыйныфларда: очраклы сайлау буенча ике предмет (табигый-фәнни һәм гуманитар блоклар). 5-6 сыйныфларда: тарих, әдәбият, чит тел, география, биология. 7-8 сыйныфларда: физика һәм информатика өстәлә. 8 һәм 10 - җәмгыять белеме.

7-8 сыйныфларда математика һәм физиканы база яки тирәнәйтелгән дәрәҗәдә тапшырырга мөмкин. 5-8 сыйныфларда эшләрнең бер өлеше компьютерда узарга мөмкин. Милли тикшеренүләрдә катнашучылар  Бөтенроссия тикшерү эшләреннән азат ителә.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ