10 ел бергә яшәгән гаиләргә бушлай җир бирергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасында Россиядәге гаиләләргә ярдәм итүнең яңа формасын тәкъдим иттеләр - 10 ел бергә яшәгән, балалары булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре белән тәэмин итү. Инициативаны Леонид Слуцкий җитәкчелегендә депутатлар белдергән. Закон проектын карау өчен хөкүмәткә керткәннәр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Авторлар фикеренчә, мондый җир кишәрлеге керү юллары, инженер-техник челтәрләренә тоташу мөмкинлеге белән тәэмин ителергә, субъект чикләрендә урнашырга тиеш. Җир гаиләнең барлык әгъзаларының гомуми өлеш милкенә әйләнә, дип ачыклык кертә депутатлар.
Депутатлар сүзләренчә, әлеге ярдәм төре ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга, шулай ук аерылышулар санын да киметергә ярдәм итәргә мөмкин.
Фото: freepik.com
Комментарийлар