«Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы башланды
20 сентябрьдә Санкт-Петербургта «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабына старт бирелде. Конкурс сынавында 89 финалист көч сынашачак, дип хәбәр бирә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
– «Ел укытучысы» конкурсы тарихы 1990 елдан башлана. Бәйге 36 нчы тапкыр уздырыла. Ул укытуның яңа методикаларын һәм технологияләрен гамәлгә кертергә, хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашуны, педагогикага талантлы яшьләрне җәлеп итәргә әзер булган профессионалларны билгеләүне күз уңында тота. Конкурс дәвамында меңләгән белгеч карьера үсеше өчен яңа мөмкинлекләр алды, квалификацияләрен күтәрде һәм һөнәри компетенцияләрен яхшыртты. Финалистларның һәрберсенә сынауларда һәм эшләрендә уңышлар телим, – дип шәрехләде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
Конкурс сынаулары дәвамында йомгаклау этабында катнашучыларга календарь-тематик планлаштыру һәм эш программасы нигезендә уку предметыннан дәрес үткәрергә кирәк.
«Педагогик интервью» дип аталган икенче конкурс сынавы финалистларның жюри әгъзалары белән «Сорау – җавап» форматында Белем бирүнең актуаль темаларына ачык әңгәмәсен үз эченә ала.
Йомгаклау этабы сынаулары нәтиҗәләре буенча 20 лауреат билгеләнәчәк. Алар Мәскәү өлкәсендә конкурс призерлары һәм җиңүчеләре исемнәре өчен көч сынашачак.
«Россиянең ел укытучысы», «Беренче укытучым», «Россиянең ел директоры» һәм «Россиянең ел тәрбиячесе» дүрт Бөтенроссия һөнәри конкурслары финал этаплары 29 сентябрьдә старт ала.
Дүрт конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 3 октябрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда узачак.
Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте
Комментарийлар