Язгы «Аҗаган 2.0»
«Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенына гаризалар кабул ителә башлады. Татарстан буенча 30 бала катнашу өчен теләк белдерергә дә өлгергән, араларында уенның мәктәп этабын үтүчеләр дә бар. Ярышларда башлангыч сыйныф укучыларыннан башлап, урта махсус уку йорты студентларына кадәр катнаша ала.
«Аҗаган 2.0» уены өч төрле тематик блокка бүленгән: спортка әзерлек, хәрби-гамәли күнекмәләр һәм белем бирү программасы. Дүрт яшь категориясе каралган: 7–10 яшь, 11–13 яшь, 14–17 яшь һәм 18–21 яшь. Һәр командадан 10 уенчы катнашырга тиеш.
Уенның муниципаль этабы март ае дәвамында, зона ‒ 1 апрельдән 30 ына кадәр, республика буенча ярышлар майда узачак. Гаризалар февраль ахырына кадәр кабул ителә.
Комментарийлар