Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яңа исем. Хәтер» дип исемләнгән әдәби-музыкаль перформанс үтәчәк

Иҗат лабораториясендә 14 яшьтән 35 яшькә кадәр башлап язучылар катнашты.

11 февраль көнне сәгать 10.00 дә Татарстан Милли китапханәсенең MOÑ театр мәйданчыгында «Яңа исем. Хәтер» дип исемләнгән әдәби-музыкаль перформанс үтәчәк.

Перформанс – тулысынча «Яңа исем» проектында катнашкан яшь язучылар әсәрләреннән Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары тарафыннан әзерләнде. Кичәдә танылган каләм әһелләре белән берлектә, яшь авторлар үзләре дә, музыкант Айдар Абдрәхимов һ.б. катнаша. 

Кичәдә «Яңа исем» проектының актив яшь язучылары, шулай ук «Оясында ни күрсә» әдәби бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнәчәк.

Чара башланыр алдыннан танылган әдипләр белән очрашулар, автограф-селфи, каһвә-тайм, мәтрүшкәле чәйле фикер алышулар да булачак.

 

«Яңа исем» –  2024 елда «Казан утлары» журналы каршында эшләгән әдәби мәктәп. Ул ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән ТАТМЕДИА АҖ, ТР Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты белән берлектә тормышка ашырыла. Проект татар әдәбиятында яңа исемнәр барлау, остазлар белән яңа әсәрләр иҗат итү, яшь каләм тибрәтүчеләргә иҗади мәйдан бирүне күз алдында тота.

Яшь язучылары яшьләре һәм кайсы өлкәдә каләм тибрәтүләренә карап бүленде. Алар берничә ай дәвамында остаз биргән эшләрне үтәде. Ел дәвамында төрле төбәкләргә әдәби сәфәрләр, күренекле әдипләр, әдәбият белгечләре белән остаханәләр оештырылды. Шәхси аралашулар, төркемдә фикерләшүләр офлайн форматта да узды: остаханә утырышлары, квартирниклар, шигырь кичәләре үткәрелде. Нәтиҗәдә, Татарстан китап нәшриятында «Казансу» һәм «Чулман» дип исемләнгән ике альманах дөнья күрде. «Яңа исем. Хәтер» кичәсендә алар да тәкъдим ителәчәк.

Проектта 6 остаз эшләде: язучылар Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон, Ландыш Әбүдәрова, Галимҗан Гыйльманов һәм шагыйрьләр Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах.  

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ