6 февраль 2026 яңалыклары
-
Зур сәхнәдә IV «Гәүһәр» балалар фестивале узачак
12 февраль көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә IV «Гәүһәр» балалар фестивале узачак. Бер сәхнәдә 500 дән артык бала чыгыш ясап, татар мәдәниятенең төрле сәнгать юнәлешләрен тәкъдим итәчәк.
-
Казан Мэриясенең «Әминә» проекты Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрнең VIII Бөтенроссия конкурсында Казан Мэриясенең «Әминә» проекты җиңүче дип танылды. Проект «Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт хакимияте органнарының иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясендә югары бәя алды.
-
Җәүдәт Сөләйманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде
Компьютер лингвистикасы һәм ясалма интеллект өлкәсендәге күпьеллык фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан Җәүдәт Сөләймановка Татарстан республикасының «Дуслык» ордены тапшырылды.
-
«Фәттах фест»
7 февраль көнне Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә язучы Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган бер көнлек төрки-татар фестивале — «Фәттах фест» үтәчәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Яр Чаллы укучылары ясалма фәһем-робот техникасын бушлай өйрәнәчәк
Яндекс-Мәгариф ясалма фәһем-робот техникасын өйрәтү программасын башлап җибәрә. Программа кысаларында роботларны программалаштыру өчен бушлай онлайн-платформа һәм Яндекс лицейдан көндезге түгәрәкләр ачыла. Шундыйларның берсе – Яр Чаллы Кванториумда ачылды.
-
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсының зона этабы тәмамлана
5 февральдә Апас районында конкурсның чираттагы зона этабы узды.




