Логотип Магариф уку
Цитата:

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсының зона этабы тәмамлана

5 февральдә Апас районында конкурсның чираттагы зона этабы узды.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәбир кызы Гыйззәтуллина, сәламләп, туган телне һәм әдәбиятны укыту дәрәҗәсен үстерү өчен чараның мөһимлеген ассызыклады. 

Апас районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Наил кызы Галләмова укытучыларның төбәкнең мәдәни мирасын саклауга керткән өлешләрен билгеләп үтте.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Булат кызы Галләмиева педагогларга алдагы сынауларда уңышлар теләде.

Конкурс ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан җирле хакимият органнары белән берлектә үткәрелә. Ул татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруга һәм традицияләрне саклауга өлеш кертүче иң яхшы педагогларны ачыклауга юнәлдерелгән.

Бүген, 6 февральдә, зона этабының соңгысы Түбән Кама районында уза.

Зона этабында җиңүчеләр барлык катнашучылар арасында бердәм рейтинг буенча  билгеләнәчәк. Конкурсның абсолют җиңүчеләре март аенда республика этабында билгеле булачак.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ