Казан Мэриясенең «Әминә» проекты Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрнең VIII Бөтенроссия конкурсында Казан Мэриясенең «Әминә» проекты җиңүче дип танылды. Проект «Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт хакимияте органнарының иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясендә югары бәя алды.
«Әминә» — нәниләр өчен татар телендә эшләнгән анимацияле җырлы роликлар проекты. Ул 32 сериядән тора, аларның күбесе Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәмТатарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерүмәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә эшләнгән. Җырларның авторлары — шагыйрә Резеда Гобәева һәм композитор Миләүшә Хәйруллина, төп герой Әминәне «Апуш» студиясендә шөгыльләнүче Мәликә Бариева тавышландыра. Анимацияне «Татармультфильм» командасы әзерләгән.
2025 елда проектның үз сайты amina.tatarбулдырылды, анда барлык серияләр, җыр сүзләре һәм минусовкалар урын алган.
Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.





Комментарийлар