11 сентябрь 2025 яңалыклары
-
«Яшь парларга – грантлар» конкурсы дәвам итә
Казанда «Яшь парларга – грантлар» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләүнең икенче тантанасы узды. 20 яшь парга туй үткәрү өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырылды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.
-
Айгөл Корбанова Россиянең иң яхшы 15 тәрбиячесе исемлегенә керде
Менделеевскидан «Яшь гений» 12нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Корбанова «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерүнең иң яхшы практиклары (тәрбиячеләр)-2025» номинациясендә илнең иң яхшы 15 педагогы исемлегенә кергән.
-
Татарстанда яшүсмерләр иминлеге мәсьәләләре буенча онлайн ата-аналар җыелышы узды
9 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Иминлек һәм үсеш: яшүсмерне тәрбияләүнең төп аспектлары» темасына масштаблы республика онлайн ата-аналар җыелышы узды. Анда бөтен республикадан 29 меңнән артык ата-ана катнашты.