1 июль 2025 яңалыклары
-
Югары уку йортларына кабул итү таләпләренә үзгәрешләр кертелде
Быелдан югары уку йортларына кабул итү таләпләренә үзгәрешләр кертелде. Яңалыклар турында Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
-
Казанлыларны бушлай документаль фильм сеансына чакыралар
2 июльдә Камал театрының яңа бинасы каршындагы амфитеатрда Арктика волонтерлары эшен чагылдырган документаль фильм-повесть күрсәтеләчәк.
-
Яшүсмерләр блогинг серләренә төшенәчәк
«Елмай» балалар паркында 7 июльдән 28 июльгә кадәр «Блогинг лабораториясе» проекты кысаларында яшүсмерләр өчен бушлай дәресләр сериясе узачак. Катнашучылар цифрлы контент булдырырга өйрәнәчәк.
-
“Шәҗәрә бәйрәме” – буыннар чылбырын ныгыта
Казанда 5 июльдә V тапкыр “Шәҗәрә бәйрәме” гаилә фестивале оештырылачак. Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара башкалабызның Кремль Яр буендагы “Елмай” паркында үтәчәк.
-
Казан укучысы киберкуркынычсызлык буенча халыкара олимпиадада алтын медаль яулады
Сингапурда югары сыйныф укучылары арасында узган кибер куркынычсызлык буенча беренче Халыкара олимпиадада (ICO) алтын медальләр саны буенча Россия командасы команда зачетында икенче урынны алды.