25 июнь 2025 яңалыклары
-
Сентябрьдә Kazan Digital Week – 2025 Халыкара форумы үтәчәк
17-19 сентябрендә Kazan Digital Week – 2025 Халыкара форумы узачак. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә көндезге һәм онлайн-форматта үтәчәк.
-
Дини белем алыйм дисәң?
Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.
-
Иске Татар бистәсендә бушлай чаралар сериясе узачак
Бүген, 25 июньдә, Казанның Иске Татар бистәсе территориясендә бушлай чаралар сериясе узачак. Программада - өстәл хоккее буенча ярышлар, кашык осталыгы буенча мастер-шоу, борынгы Болгар шәһәре легендалары турында мультфильм.
-
КФУ университетларның быелгы Милли рейтингында сигезенче урында
Казан федераль университеты «Интерфакс» төркеме әзерләгән университетларның XVI еллык Милли рейтингында сигезенче урынны алды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.