Логотип Магариф уку
Цитата:

Иске Татар бистәсендә бушлай чаралар сериясе узачак

Бүген, 25 июньдә, Казанның Иске Татар бистәсе территориясендә бушлай чаралар сериясе узачак. Программада - өстәл хоккее буенча ярышлар, кашык осталыгы буенча мастер-шоу, борынгы Болгар шәһәре легендалары турында мультфильм.

Әйтик, 16:00 дән 18:00 гә кадәр баклушадан агач кашык ясау буенча мастер-класс узачак. Катнашучылар үз эшләнмәләрен акрил буяулар һәм балавыз белән каплый, һөнәр нечкәлекләре турында кызыклы сораулар бирә һәм борынгы халык кәсебе белән таныша алачак. Чара Каюм Насыйри ур., 10а адресы буенча үтә.Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

16:30 дан 18:30 га кадәр казанлылар җәйге сәхнәдә өстәл хоккее буенча мини-матчларда (Каюм Насыйри ур., 26) көч сынаша алачак. Бирегә шулай ук теркәлү кирәк.

Кичә «Татармультфильм» студиясенең Борынгы Болгар шәһәре легендалары турында анимацион фильм күрсәтү белән тәмамланачак. Теркәлү. 
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, һава шартлары начарайган очракта кайбер чаралар гамәлдән чыгарылырга яки күчерелергә мөмкин.

Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ