Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУ университетларның быелгы Милли рейтингында сигезенче урында

Казан федераль университеты «Интерфакс» төркеме әзерләгән университетларның XVI еллык Милли рейтингында сигезенче урынны алды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

КФУны түбәндәге университетлар узып киткән (1–7 урыннар): М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын, «МИФИ» илкүләм тикшеренү атом-төш университеты, Мәскәү физика-техника институты, «Югары икътисад мәктәбе» фәнни-тикшеренү университеты, Новосибирск илкүләм тикшеренү дәүләт университеты, Томск дәүләт илкүләм тикшеренү университеты һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты.

Югары уку йортларының эшчәнлеге алты параметр: бренд, мәгариф, тикшеренүләр, социаль мохит, хезмәттәшлек, инновацияләр һәм эшмәкәрлек  буенча бәяләнгән. Җыелма рейтинг алты параметрдагы рейтингның арифметик нәтиҗәсеннән ясала.

Фото: КФУ сайты

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ