«Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесе старт ала
«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә үзенең укучылары арасында «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесен игълан итә.
I этапта катнашучылар иҗади эш (эссе), дәрес (шөгыль) план-конспект язып җибәрәләр.
(5 майдан 20 июньгә кадәр)
II этапта Беренче этап җиңүчеләре жюрига эш тәҗрибәсеннән видеоролик тәкъдим итәләр.
(1 июльдән 30 августка кадәр)
III этапта 10 җиңүче – 8 укытучы һәм ике тәрбияче катнаша. Алар ачык дәрес яки шөгыль күрсәтәләр.
(26 сентябрь)
Конкурска түбәндәге темалар буенча, дәрес, дәрестән тыш эшчәнлек, шөгыль, мастер-класс (балалар бакчалары өчен) җибәрергә кирәк:
— Россия халыклары бердәмлеге елы.
— Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы.
— Халык мәгарифе эшлеклесе, Россия Мәгариф академиясе һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Дәүләт бүләге лауреаты Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның (1926–2008) тууына 100 ел.
Конкурста I, II һәм III дәрәҗәдә дипломнарга ия булучыларга акчалата премия бирелә һәм кызыксындыру бүләкләре каралган.
Татар һәм рус төркемендә эшләүчеләр өчен «Иң яхшы тәрбияче – 2026» махсус номинациясендә бүләкләр каралган.
Бәйгегә эшләр «Конкурс «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» тамгасы белән magarif.aul2026@mail.ru электрон адресына кабул ителә.
Нәтиҗәләр magarif-uku.ru. сайтында урнаштырылачак.





Комментарийлар