Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф" журналының ноябрь саны, 2025 ел

«Мәгариф» журналының ноябрь ае саны Казанның үзәгендә урнашкан танылган 131 лицей мөгаллимнәренең эш тәҗрибәсенә багышлана. Биредә әлеге уку йорты директоры Әлфия Хәбибуллинаның төпле фикерләре, укыту алымнары, мәктәптә алып барылган эшчәнлек һәм укытучыларның кызыклы язмалары һәм проектлары белән танышырга мөмкин.

Октябрьдә «Авыл укытучысы һәм тәрбиячесе – 2025» республика бәйгесенә йомгак ясаган идек. Конкурста җиңүчеләрне быел КФУда ачылган «Белем» музеенда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин тәбрикләде. Журнал да шушы конкурсның нечкәлекләрен яктырткан язма белән башланып китә.

«Физмат алгарыш», «Химик алгарыш» рубрикаларында галимнәр һәм укытучылар быелгы тәҗрибә һәм киләсе ел перспективалары турында фикерләре белән бүлеште. Бу юнәлештә эшләүче мәктәпләр өчен әлеге язмалар бик файдалы булачак.

Соңрак сезне «Сәлам» дреслеген төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Рөстәм Бәхтиев белән әңгәмә, Башкортстанда яшәүче мөгаллимә Рәзинә Нуриәхмәтованың үз эшчәнлегендә «Харисовлар сүзлеге»н куллану тәҗрибәсе һәм башка кызыклы язмалар көтә

Моннан тыш, педагогларга лицензия алу буенча киңәшләр, Бөгелмә районы методистлары эшчәнлеге, инклюзив белем бирүдә ата-аналар белән эшләү нәтиҗәләре турында да таныша аласыз.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ