29–31 октябрьдә Kazan Digital Week – 2026 форумы узачак
29–31 октябрьдә «Казан Экспо»да Kazan Digital Week халыкара форумы узачак. Тиешле боерыкны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Форум ун тематик юнәлешне үз эченә ала: интеллектуаль транспорт системалары; дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр; цифрлы индустрия 4.0; финтех экосистемасы; яңа заманның киберкуркынычсызлыгы; бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр; мәгарифтә цифрлы технологияләр; мәдәнияттә цифрлы технологияләр; сәламәтлек саклауда һәм медицинада цифрлы технологияләр; авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.
Фото: «Татар-информ»





Комментарийлар