Логотип Магариф уку
Цитата:

Матюшино мәктәбе директор урынбасары Илдус Шәрәфиев – «Танылу – 2025» премиясе лауреаты

Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе укыту эшләре буенча директор урынбасары Илдус Шәрәфиев «Танылу – 2025» милли иҗтимагый-һөнәри премиясенең «Хезмәт кешесен тәрбияләгән өчен» номинациясендә лауреат булды.

Бүләкләү тантанасы V Бөтенроссия педагогик белем бирү форумы «Укытучы – Россиянең киләчәге!» пленар утырышы кысаларында Мәскәү педагогика дәүләт университетының төп бинасында узды. 

Әлеге чарада Россия Федерациясе мәгариф системасында Мәктәпкәчә белем бирү елына рәсми старт бирелде.

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүнең төп юнәлешләре белән таныштырды. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Россиядә 6 миллионнан артык бала мәктәпкәчә белем ала. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 300 меңнән артык төркем эшли, анда 600 меңнән артык педагог хезмәт куя.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ