Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналының гыйнвар саны

«Мәгариф» журналының гыйнвар ае саны Әлки районы мөгаллимнәренең эш тәҗрибәсенә багышлана. Район башлыгы Александр Никошин һәм районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева белән биредә милли мәгарифнең торышы, уңышлар һәм хәл итәсе мәсьәләләр хакында сөйләштек. Журналда шулай ук район мәктәпләрендә алып барылган эшчәнлек, укыту алымнары, укытучыларның кызыклы язмалары һәм проектлары белән танышырга мөмкин.

Яңа елдан методкабинет сәхифәсен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова башлап җибәрә. Аның төпле фикерләрен һәм киңәшләрен ел буе дәвам итәргә ниятлибез.

Сентябрьдән «Ел укытучысы – 2026» бәйгесе башланды. Конкурста катнашучы һәм әзерләнүче мөгаллимнәргә ТР Мәгарифне үстерү институтының методик эшне үстерү бүлеге башлыгы Елена Мартьянованың киңәшләре файдалы булачак.

Соңрак сезне мигрант балаларның белем алуда хокуклары инклюзив белем бирү турында һәм башка кызыклы язмалар көтә

Иң шәп материал – информатика фәненнән 2025 елга дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә җентекле анализ һәм 2026 елга үзгәрешләр турында. Ул республика мөгаллимнәренә дә, укытучыларга да, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүче егет-кызларыбызга да файдалы булачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ