Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналының май саны

Журналның май санын әзерләгәндә нинди генә чара булмады! Шуларның иң-иңнәрен сайлап түкми-чәчми тарихка кертеп калдырдык. Редакция журналистлары чын космонавтлар, Россиянең баш баллистигы белән очрашты, димәк, укучыларыбызны да очраштырды! Туган тел олимпиадасы, «Ак калфак» укучы егет-кызлар, «Ттаар кызчыгы. Татар малае» бәйгеләре җиңүчеләре дә басма битләрендә. Талантлы балалар тәрбияләгән гаиләләрне дә барладык – тышлыкта Зиннуровлар гаиләсе!

Тукайлы яз май аенда да дәвам итте. Аның янәшәсендә булган Шиһаб Әхмәровның нәселен барладык, татар мәгърифәтчеләре, театр әһелләре турында язмалар әзерләдек, фольклорчы булу серләрен ачтык.

Имтиханнар чорында әти-әниләргә (!) киңәшләр, перинаталь югалту дигән сынауны да дөрес итеп кичү ысуллары турында сөйләдек.

Ә аннары ял режимына көйләндек. Лагерьлар эшчәнлеге, Шри-Ланкага сәяхәт, атларда йөрү дәвасы – барысы да җәйнең килүен тизләтә сыман.

 

Язылыгыз, укыгыз! «Гаилә һәм мәктәп» – әтиләр һәм әниләр журналы!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ