Логотип Магариф уку
Цитата:

Нурлат балыкчыcы

Казансу, Идел киңлекләрендә салкын кыш көннәрендә дә боз астыннан балык чиртеп утыручыларны күргәнегез бардыр. Андыйларны халык, «эшсезлектән, йә хатыныннан качып чыгып китүчеләр» дип атый. Ләкин һәммәсен дә бер иләккә салып карамыйк, арасында төрлесе бар. Авылныкылар да балык тотарга ярата, үзләренең фестивальләре дә бар әле.

Кармак та, бозау да бүләк

Менә быел Нурлат төбәгендә яшәүчеләр гыйнвар аенда «Кондырча» ландшафт паркына кабат «БалыкFest» балыкчылар бәйрәменә җыелды. Бу урын 2021 елда гына төзекләндерелгән булуга карамастан,  шәһәр халкының  һәм кунакларның бик яратып өлгергән ял итү урынына әйләнде. Бу чарада катнашкан район башлыгы Дамир Ишкиниев якташларына: «Яңа ел уңышлы, тотылган балыкларыгыз күп булсын, халкыбыз имин һәм сау-сәламәт яшәсен», – дигән теләкләрен ирештерде.

  Старт бирүләрен генә көткәндәй, боз өстенә чыккан балыкчылар бораулары белән тизлеккә бәке тиште. Катнашучылар арасында өлкән яшьтәгеләр белән бергә, мәктәп балалары һәм хатын-кызлар да бар иде. Бу үзе үк ярышка матур төсмер өстәде.

Боз астыннан балык тоту буенча үткәрелгән төбәк фестиваленә йомгакны Россиянең балык тоту спорты остасы, ярышның төп хөкемдары Олег Гарипов ясады. «Балыкчылар фестивалендә катнашырга теләүче яшьләрнең ел да арта баруына һәм чарага гаиләләре белән килүчеләрнең күп булуына бик шатмын», – диде баш хөкемдар.

Ярышның тизлеккә бәке тишү өлешендә «БалыкFest»та катнашкан 35 кеше арасыннан «Хищник – Ерткыч балык» номинациясендә Радик Галиев икенче тапкыр җиңүгә иреште,  тизлеккә бәке тишүдә дә аңа тиңнәр булмады. Бу оста балыкчыны «Хурина Н.В» фермер хуҗалыгы бозау белән бүләкләде. «Бель» ерткыч булмаган балыклар тоту төрендә Ирек Йосыпов өстен чыкты. Хатын-кыз балыкчылар арасында Валентина Синякованы узучы булмады. Быел икенче тапкыр катнашучы 10 яшьлек Инсаф Саттаров һәм 73 яшьлек Вәлиулла Нәфыйков «Иң яшь балыкчы» һәм «Иң өлкән балыкчы» буларак билгеләп үтелде.

  Бу көнне 6 гектар мәйданны биләгән «Кондырча» ландшафт  паркы бәйрәм рухы белән гөрләп торды. Ярышта катнашучылар боз астыннан бер-бер артлы «алтын, көмеш балыкларын» тартып чыгарган арада, яр буендагылар чаңгыда узышырга, карда аунарга, малайлар командасы, футбол мәйданчыгын шаулатып, туп тибәргә өлгерде, үзешчән артистлар башкаруындагы җыр-моңнар күңелләргә җылы өстәп,  рухландырып торды. Ярышта катнашучылар һәм кунаклар уха, пылау, башка тәгамнәр белән сыйланды, коймак белән кайнар чәй эчте. Балык тотуны сәбәп итеп нурлатлылар әнә шулай  Гаилә елында үзләренә күркәм бәйрәм ясады.

Балыкчылар бәйгесе тәмамланганнан соң, ярышны оештыруда катнашучы химаячеләрнең берсе, балыкчы Илдар Хәсәнҗанов белән ихластан сөйләшеп алдык.

Ярыш үзенә тартып тора

– Кышкы балык тоту ярышларында катнашу җиңел эш түгел, таләпләр зур. Быел февральдә Иделдә узачак балык  тоту бәйгесендә катнашырга исәбем бар, һава торышы гына әйбәт булсын.  Ярышта катнашучыга арасы ярты метр булган ике бәке тишәргә рөхсәт ителә. Балык күбрәк бәке тирәсенә җыелсын өчен, ул аларны махсус 1 литр күләмендәге җимнәр белән тукландыра  ала. Әмма кармакка  тере, үлгән, ясалма балык, аларның аерым өлешләрен, тере яки үлгән кырмыскалар, кырмыска личинкаларын, балык икрасын кулланырга рөхсәт ителми. Ярыш барышында балыкчыларга бер-берләре белән аралашырга, үз урыннарын калдырып китәргә дә ярамый. Көн салкынчарак булу сәбәпле, быел балык тоту бәйгесе 3 сәгать кенә дәвам итте, гадәттә ул 5 сәгатькә сузыла иде, – диде  Илдар әфәнде.

Бүгенге бәйрәм табынына да без 300 кешегә исәпләп уха, пылау әзерләп килдек, үзебезнең өлешне кертергә тырыштык, җиңүчеләргә бүләкләребез –балык тоту кирәк-яраклары да бар. Узган елда үткәрелгән балыкчылар ярышында да,  хәлдән килгәнчә, иганәчелек ярдәме  күрсәттек.

Балыкка бармый тора алмыйм

 – Илдар әфәнде, әлеге чараны юкка гына  оештыруыгыз түгелдер, «балыкчы чире» йоктырган кеше генә шундый салкында, кар ерып, боз өстендә көннәр буе утыра ала торгандыр?

– Балыкчылар арасында төрле кеше бар, яшь ягыннан да аерыла, һөнәрләре дә төрле, аларның «балыкчы» булып китү сәбәпләре дә үзгә булырга мөмкин. Безнең кебекләргә балык тотарга, табигать кочагында ял итәргә яратучылар буларак карагыз. Без балык тоту тармагында эшләүче һөнәр ияләре түгел бит. Үземне бу юлга бала чактан ук Закир бабам алып керде. Ул күрше Кизләү авылыннан. Без аның белән Кондырча, Чирмешән елгасына балык тотарга йөрдек. Соңгысының тирәнлеге урыны-урыны белән 1,5 – 4 метрга кадәр җитә. Шуңа да монда балыкларның 20 ләп төре үрчи. Алабуга, судак, жумба, җәен, чуртан, опты, бәртәс кебек ерткыч балыклар үзләреннән  кечерәк карп, сазан, кәрәкә, корбан балыкларына тынгы бирми инде. Шуның өстенә без балыкчылар да аларны чүпләп торабыз. Кармакның кайчан чирткәнен көтеп утыргандагы һәм балыкны судан тартып чыгаргандагы кичерешләрне сүз белән генә аңлатып җиткерә алмыйм, әйтеп бетергесез хис-кичерешләр ул. Кызганыч, элек  елга-күлләребез күп балыклы булган. Иделдә, Камада сусаклагычлар төзелү балыкларның табигый үрчүенә шактый үзгәрешләр керткән.   

– Сезнең табигать кешесе икәнегез аңлашыла, ләкин гаиләне, җылы өйне  калдырып ничек көне буе шушы салкын боз өстендә утырырга була?

– Җаным шуны сорый икән, нигә утырмаска, ди. Дусларым белән бергәләп, кышкы палаткада төннәр буе балык тотып, күңелле ял итеп кайткан  чакларым еш була. Хатыным, балаларым минем сагындырып кына йөрүемә күнеккән инде. Айга бер генә өйгә кайтып кергән чакларым соңгы елларда гадәти хәлгә әйләнде.

Нефтьчедән – балыкчыга бер адым

Гаилә елында булса да бу гадәтегезне ташларга уйламыйсызмы соң?

– Ничек? Олы улым Дамирга 19 яшь, Булатыбызга 10, кызыбыз Самирәгә 8 яшь, аларны тәрбияләргә, аякка бастырырга кирәк. Алар үз гаиләләрен корганчыга кадәр җаваплылык безнең өстә. Гаиләне туендыру, акча табу ир-ат җилкәсендә бит. Хатыным Гүзәл тормышта барысын да тәртип, җай белән алып барырга ярата. Ул –  гаиләдә дә, эштә дә баш хисапчы, үзебезнең «Балыкчы йорты» кибете аның карамагында. Нурлат – игенчеләр, урманчылар, нефтьчеләр  төбәге, мин шуның соңгысы белән бәйле һөнәрне сайладым. Казан химия-технология институтын тәмамлап, инженер белгечлеге алуга, туган ягымдагы нефть чыгару идарәсендә эшли башладым. Соңгы елларда «Лукойл» компаниясенең Себер киңлекләрендәге оешмасына йөреп эшлим. Анда табигать кырыс, үз матурлыгы, Обь елгасы җәйрәп ята, әмма эштән соң балыкка йөрергә вакыт юк. Туган ягыма кайткач  кына балыкчы мин.

 –  Өйдә «алтын балык» тотып кайтканны көтеп алучы уңган хуҗабикәсе булган ир-аттан да бәхетле кеше юктыр ул. Аның Сезгә карата таләпләре зурмы соң?

–  Гаилә корганчы ук, мин  Гүзәлгә үз таләбемне куйдым, аның берсе балык тоту белән мавыгуыма бәйле иде. Аңа алтын балыклар, алтын сарайлар вәгъдә итмәдем, ул да кирәкмәгән, вак-төяк сораулары белән минем башымны тутырмый. Тормышыбыз җитеш, балаларыбыз һәм үзебез сау-сәламәт, тулы тормыш белән  көн күрәбез. Җәй айларында елга буйларына гаиләбез белән  чыккан чаклар була, хатыным да, балалар да суга кармак салу, балык тоту серләрен белә.

– Балыкчы кибете тоткан кеше, иң элек аларга ниләр кирәк икәнен белергә, моның өчен үзе дә балыкчы булырга тиештер шул. Бу бәйгедән соң, читтән карап торучы җанатарларның берәрсе балыкчы булып китәргә уйласа, ул нәрсәләр сатып алырга тиеш?

– Әлбәттә, аңа тулы комплектлы ике кармак таягы кирәк булачак, монысы 2 мең сум тирәсе,  урындык – 500, җимнәре 100–200 сумга төшәр. Балык тоту белән чынлап торып  мавыкса, аңа  балыкчы савыты, чанасы, махсус җылы киемнәр, җәйге, кышкы палатка, моторлы көймә дә кирәк булачак. Моның чыгымнары зур: 120–150 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Әллә нигә бер балыкка йөрүче бу кадәр чыгымны күтәрә алмас, әлбәттә. Аннан  килеп, сезонына карап,  балык тотучылар да үзгәреп тора. Әйтик, шул ук елгада җәйге чорда 300–400 кеше булса, кышын алар 50–100 дән артмас.  Елның матур чагында елга, күл буйларында утыру күңелле, әлбәттә. Язгы-көзге һәм кышкы сезоннарда боз өстенә керү кайберәүләрне куркытырга да мөмкин. Бәхетсезлек, салкын тидереп авыру, вафат булу очраклары  булып тора.

  Су астында ниләр бар?

– Балык тотуның  үз кануннары бар,  норматив актларда каралган  чикләүләре җиңнән тота. Ул чикләүләргә табигать тә үз төзәтмәләрен кертә: сазан, юанбаш балык, кәрәкәләрне боз астыннан тоту кыенлаша торгандыр?

 –  Балыклар, суның нинди җылылыкта булуына, хәтта һава басымының нинди булуына карап, йә аска төшәләр, йә өскә күтәреләләр. Сез әйткәннәр алар җылы ярата, шуңа да салкын вакытта тирәнгәрәк кача,  алабуга, чуртан кебек ерткыч балыкларны кышкы чорда да тотарга була. Шунысы кызык: бәртәс, сазан, чуртан балыклары апрель-май айларында  уылдык чәчә, жумба, керкәләр су өсте калын боз белән каплангач, гыйнварга кадәр яшь токым калдыру хакында кайгырталар.  Шуңа да балык сезонына карап тотыла. Неркәләрне аерым сулыкларда үрчетүчеләр бар. Ул –  бик затлы, тәмле балык. 

  Кармакка эләккәннең бөтенесе дә синеке дип тә әйтеп булмый. Зурлыгы буенча  чикләүләр бар, тоткан балыгың да тәүлеккә 5 килодан артмаска тиеш. Шул кысаларга сыешмасаң, биоресурслар сагында торучы инспекторлар кармагына эләгеп, штрафка тартылуың бик ихтимал. Бәхеткә, үземнең андый күңелсез хәлләргә тарыганым булмады. Элек чикләүләр кертелгәнче, Чирмешән елгасыннан 7,5 килограммлы чуртан балыгы тотып алганым хәтердә. Машина белән сулыкларга якын килергә дә ярамый, тиешле таләпләрне сакламаганда, үзегезне экология сагында торучы инспекторлар җаваплылыкка тартачак. Бервакыт Кама елгасы буена балык тотарга баргач, шундый хәлгә тап булдым, шуңа да башкаларга мондый урыннарда игътибарлы булырга, тиешле таләпләрне төгәл үтәргә киңәш итәм.

–  Аңлавымча, Сез балык тотарга Чирмешән елгасыннан тыш башка урыннарга да йөрисез.

 – Әйе, Кама, Идел, Мишә елгаларына чыкканым, балыкчылар бәйгесендә катнашканым бар. Елгасына күрә, һәркайсында төрле  балыклар очрый. Мин бу сәфәрләрдән су асты байлыкларын саклап тотсак, сулыкларны пычратмасак иде дигән уй-теләк белән кайтам. Үзебезнең Чирмешән елгасына берничә ел дәвамында махсус үстерелгән маймычлар җибәрәбез, су буйларын чүп-чарлардан чистарту акцияләре оештырабыз. Балыкларга да үрчергә, яшәргә чиста мохит кирәк, андый продуктларны  куллану безгә дә файдага булыр. Балыкны  без салкынлата яки кайнарлата ыслап куябыз, киптерәбез, парда пешереп, майда кыздырып та ашыйбыз,  камыр ризыклары пешергәндә дә кулланабыз. Халыкта иң популяр булган уха ашы – балыкчының төп ризыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ