Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда куркынычсызлык кагыйдәләре
Яңа ел чаралары вакытында кешеләр күпләп җыела торган урыннарда куркынычсызлык кагыйдәләре:
– Балаларны үзегезнең янәшәдә тотырга. Кешеләр күп булган урында югалу җиңел.
– Чара уза торган урынның планировкасы белән танышырга. Чыгу урыннарын һәм аларга таба хәрәкәт итү юлларын ачыкларга.
– Халык арасыннан ераграк торырга. Бу кагыйдә җәрәхәтләр алмас өчен ярдәм итәргә мөмкин.
– Администрация, полиция, тәртип һәм куркынычсызлыкны саклау өчен җаваплы башка затларның таләпләренә буйсынырга.
– Массакүләм чараларда катнашучыларга, хезмәт күрсәтүче персоналга хөрмәт беләң карарга.
– Әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудырырга һәм экстремаль хәлгә китерергә сәләтле гамәлләргә юл куймаска.
– Чаралар тәмамланганнан соң биналардан һәм корылмалардан оешкан рәвештә чыгуны гамәлгә ашырырга.
– Эвакуация турында мәгълүмат алганда, администрация һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре күрсәтмәләре нигезендә, тынычлык саклап, эш итәргә.
Комментарийлар