Логотип Магариф уку
Цитата:

Кытайдан килеп татар җирендә дан казанган галим

Академик, тарих фәннәре докторы Миркасыйм Госмановның быел 90 еллыгы билгеләп үтелә. Татарның тарихын, мәдәниятен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнгән сирәк галимнәрнең берсе ул.

Үзенең юлын дәвам итәрлек шәкертләр тәрбияләгән олуг остаз икәнен дә онытмыйбыз. Ярты гасырга якын фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәверендә чал тарихка нисбәтле төрле юнәлештәге 500 гә якын бәяләп бетергесез хезмәтләр калдырган профессор.

Галим истәлекләренә күз салсак; үз тормышы, кредосы хакындагы фикере дә кызыклы һәм гыйбрәтле. «Безнең зур түрәләр минем характерымны, холкымны да яхшы белгәнгә, үз тирәләренә тартырга теләмәгәннәрдер, – дип яза М.Госманов. – Совет идеологиясендә тәрбияләнгән түрәләр өчен үз фикере белән гамәл итүче «киребеткән», ни кушсалар да, ләббәйкә дип тормыйча, үзенчә эшләргә яраткан кешеләрне өнәп бетермиләр. Мондый хәл, дөресен әйткәндә, минем файдага булган икән – чиновник булып гомерне заяга уздырудан котылганмын. Гел гыйльми хезмәттә калдым. Әгәр яшьрәк чакта алданып, берәр чиновниклык юлыннан китсәм, бәлки, күптән «муеным сынган» булыр иде. Ә хәзер мин исән калып, ата-бабаларымнан беркемнең дә төшенә кермәгән югары гыйльми дәрәҗәләргә ирештем».

Галимнең шәҗәрәсе Татарстанның Әтнә районы Олы Мәңгәр авылына нисбәтле булса да, ул 1934 елның 31 маенда Көнбатыш Кытайның Синьцзян провинциясендәге (Шәркый Төркестандагы) Голҗа шәһәрендә туа. Бәхет эзләп чыгып киткән бабалары Кытай җирендә яшәп калганнар. 1941 елда Миркасыйм Госманов Голҗаның татар мәктәбенә укырга керә, башлангыч белемне шунда ала, аннары Голҗа шәһәренең рус гимназиясендә укый. Голҗа татар мәктәбе укучылары, гарәп графикасына нигезләнгән уку һәм язу күнекмәләре белән беррәттән кириллицага да өйрәнәләр. Ә бу исә, мәктәп һәм шәхси китапханәләрдә тупланган, Октябрьгә кадәрге чорның гарәп графикасындагы күпсанлы татар басмаларын өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Төрле телле төбәктә яшәү булачак галимгә табигый рәвештә тугандаш төрки телләрне: казах, уйгур, кыргыз, үзбәк телләрен үзләштерергә ярдәм итә. Бу аның тарихчы-чыганакчы буларак профессиональ эшчәнлегенә, шулай ук тәрҗемәчелек эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясый. Мәсәлән, татар укучысы Чыңгыз Айтматовның әсәрләре белән беренче тапкыр Миркасыйм Госманов тәрҗемәләре аша таныша.

Бабаларының туган җиренә кайтырга хыялланган егет теләген 1958 елда тормышка ашыра: Казан дәүләт университетына укырга керә.1964–1967  елларда аспирантурада белемен арттыра. 1968 елда ХVII–ХVIII йөз татар тарихи чыганакларын тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый. 1967 елда Миркасыйм Госманов СССР тарихы кафедрасында педагог булып эшли башлый.

Идел-Урал буе төрки халыкларының тарихы һәм мәдәниятенә караган XIII–ХХ йөз башы төрки язма чыганакларын өйрәнү – Миркасыйм Госмановның фәнни-тикшеренү өлкәсендәге төп юнәлеш. Татарстан һәм хәзерге Россия Федерациясенең төрле өлкәләренә сибелеп яшәүче татар халкы арасында татар, гарәп, фарсы телләрендә иҗат ителгән, күчерелгән язма ядкярләрне җыю һәм тикшерү буенча оештырылган археографик экспедицияләр бу өлкәдә аерым урынны алып тора. 1963 елда Миркасыйм Госманов университетта археографик экспедиция оештыру идеясен күтәреп чыга. Моны, Казан шәркыят мәктәбенең гарәби кулъязма ядкярләрен җыю һәм өйрәнү өлкәсендәге элеккеге традицияләрен торгызу дип кабул итәргә кирәк.

Халыкара масштабта танылу алган галим җитәкчелегендә, гарәп графикалы язма чыганаклар материалларына нигезләнеп, кандидатлык диссертацияләре яклана. Аның шәкертләре арасыннан байтагы инде фән докторы, профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән.

Миркасыйм Госмановның «Каурый каләм эзеннән. Археограф язмалары» хезмәте галимнәр арасында гына түгел, киң җәмәгатьчелектә дә зур кызыксыну уятты. Балаларны, үсмерләрне тарих дигән кызыклы дөньяга җәлеп итүдә, фәнне популярлаштыруда җиңел тел белән катлаулы материалны бәян иткән әлеге хезмәтнең әһәмияте әйтеп бетергесез.

Галим туган телдә тарихка караган фәнни-популяр мәкаләләр һәм китаплар бастырып, әһәмиятле эш башкарып, яшь укучыларга үз халкының үткәне һәм мәдәнияте хакында бәян итте. «Серле балбал», «Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт» китаплары – шундыйлардан. Әлеге ике китап 1984 елда бер томда басылып чыккан иде.

Россиянең төрле архивларында, фәнни китапханәләрендә ифрат зур тырышлык күрсәтеп, төрки халыклар тарихы һәм әдәбиятына караган документларны фәнни әйләнешкә кертүдә дә галим зур эш башкарды. Идел–Урал буе төрки халыклары тарихы чыганакчылыгына багышланган «ХVII–ХVIII йөз татар тарихи чыганаклары» һәм «Җүчи Олысының ярлыкаш актлары» исемле фундаменталь хезмәтләре дөнья күрде. Тикшеренүләрнең бай чыганакларга таянуы һәм аларны өйрәнү нигезендә ясалган нәтиҗәләрнең ышанычлылыгы Казан, Мәскәү, Баку, Тбилиси, Будапешт, Әнкара һәм башка шәһәрләрдә басылган рецензияләрдә, ягъни халыкара фәнни җәмәгатьчелектә уңай яңгыраш тапты.

Археографик экспедицияләрдә, архив һәм китапханәләрдә табылган кулъязмалар, шулай ук 1917 елга кадәр дөнья күргән басмалар нигезендә Миркасыйм Госманов тарафыннан XIX йөз татар әдәбияты классиклары Габделҗәббар Кандалый, Мифтахетдин Акмуллаларның әдәби мираслары тикшерелеп, төп оригиналдагыча бастырып чыгарылды. Әлеге хезмәтләр әдәбият тарихында зур әһәмияткә ия дип исәпләнә.

«Искитмәле бит, болгавыр чорларда нигезен, бөтен кирәк-ярагын ташлап, ач үлемнән котылу өчен качып киткәндә дә, татар тәһарәт комганын, ләгәне һәм берничә кадерле китабын намазлык-сөлгесенә төреп алырга онытмаган. Миңа Идел буенда язылган, күчерелгән, басылган китапларны Иркутск, Красноярск ягында да, Уралның төрле өлкәләрендә, Себердә дә күрергә туры килде. Кая гына барып урнашмасын, 5–6 гаилә җыелуга, беренче эш итеп, алар кечкенә генә гыйбадәт йорты булдыруга керешкән, 4–5 бала укырлык мәктәп-мәдрәсә оештырган. Хәтта Урта Азия, Казахстан җирләрендә, Кытайда, Шәркый Төрекстанда да мәктәпләр ачу белән безнең татар мәгърифәтчеләре шөгыльләнгән бит», – дип сокланган ул.

Миркасыйм Госмановны без «Җыен» фондының рәисе булып та бик күп игелекле гамәлләр башкарганын беләбез. Татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүче «Җыен» фонды тарафыннан эшләнгән «Шәхесләребез» сериясеннән Карл Фукс, Михаил Худяков, Исәгыйль Гаспралы, Газиз Гобәйдуллин, Рәмиевләр, Һади Атласи, Габдрахман Сәгъди һ.б. турындагы китаплар аның гыйльми ярдәме белән дөнья күрде.

«Үзебезнең тарихны дөрес аңлар өчен дә борынгы билгеташлар зур әһәмияткә ия. Әйтик, болгар бабаларыбызның нинди иман тотып, ниндирәк телдә, шивәдә сөйләшүләрен, дөньяга, үлемгә нинди мөнәсәбәттә булуларын, ниндирәк гамәли сәнгатькә ия икәнлекләрен без алардан калган эпитафияләр ярдәмендә белдек. Тарихыбызның Болгар чоры белән Казан дәвере арасындагы тирән уртаклыкны да, өстәге аерманы да шул кабер ташлары күрсәтеп торалар. Әгәр мәсьәләгә бер гомум караш ташласак, XII–XVI йөз эпиграфик истәлекләребезнең бөтен кешелек тарихында әһәмияткә ия байлык икәнлеген дә күрербез. Чөнки дөньяда төркичә эпитафия традициясен биргән ике генә төбәк бар. Берсе борынгы төрки руник язмаларны тудырган, саклаган Үзәк Азия, икенчесе безнең Урта Идел регионы. Шулай булгач, безнең болгар-татар эпиграфикасының гомумтюркологик әһәмияткә ия булганлыгы да бәхәссез», – дип яза Миркасыйм Госманов.
Ул үзенең шәкертләре арасында фәнни юнәлеш алганда, эзләнү өлкәләрен кабер ташларын өйрәнүгә нисбәтләгән егетләр үсеп чыгуына шатлана. КДУ проректоры булып эшләгән елларында студентларга гарәп язуы, соңрак шәрык телләре укытыла башлау да, киң катлам татар тарихын өйрәнердәй белгечләр үстерү максатын күздә тотып алып барыла. Казан университетында Миркасыйм Госманов язма чыганакларны җыю, өйрәнү һәм бастыру өчен фәнни-тикшеренү археография лабораториясен, 1989 елда ачылган Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында тарих-филология кафедрасын, экология факультетларын оештыруда якыннан торып катнаша. Ул Казан университетында шәрык телләре бүлекчәләрен торгызуга зур өлеш кертә. Аның катнашында Казан университеты һәм чит ил (Венгрия, ГФР, Кытай, Төркия) университетлары арасында элемтәләр урнаштырыла.
 
Миркасыйм аганы без җитди кыяфәтле кеше буларак хәтерлибез. Кырыс холыклы дип бәяләүчеләр дә бар. Ләкин аның белән якыннан аралашканнар моның киресен дәлилли. Ә үзе исә: «Холкымдагы сыйфатларга килгәндә, әти-әнинең дә тәэсире булгандыр, шулай ук үземне үзем дә тәрбияләгәнмендер, чөнки бер хакыйкать бар бит: адәм баласы бишектән алып ләхеткә кадәр өйрәнергә, белем алырга тиеш. Үзеңнең холкыңны, характерыңны да шулай тәрбияләү зарурдыр» – дигән.

Миркасыйм Госмановның кызы Диләрә Госманова да әтисе юлыннан киткән. «Сабый чагым хатирәләрендә әтинең кичке якта һәрвакыт язу өстәле янында утырганы ачык сурәтләнеп калган. Университеттан кайткач, аз гына ял итеп ала да үзенең яраткан текстлары һәм китапларына чумып утыра. Ул эшләгәндә яки ял иткәндә без сеңелкәш белән аяк очларына гына басып йөри идек. Сеңлем белән әтинең безгә күбрәк игътибар итүен тели идек. Ял көннәрендә безне ияртеп урамга чыгуын яки безгә китап укуын, ә җәй айларында диңгезгә алып баруын. Безнең гаиләдә әти һәрвакыт хезмәттә иде... Әтинең хезмәт сөючәнлеге, фәнгә мөкиббәнлеге бездә дә аның эшенә һәм тормыш итү рәвешенә хөрмәт тәрбияләде. Безнең гаиләдә иҗатка ихтирам зур булды. Гаиләдәге мохит мәктәп елларында да һәм аннан соң да дәвам итте: китаплар, танылган тарихчы-галимнәрнең кызыклы фикер алышулары, төрле темаларга әңгәмәләр сеңлем Айсылу белән икебезнең киләчәк һөнәр сайлавыбызда да зур роль уйнады.

Әти, һәрвакыт эш белән мәшгуль булуына карамастан, буш вакытларын безгә багышлады. Әле дә хәтерлим, без гаилә белән ял йортына барган идек. Әти гөмбә җыярга ярата иде. Аның бу сыйфаты безгә дә күчте. Без бергә урманга барабыз, гөмбә җыябыз, бергәләп аны чистартабыз, киптерәбез.
Чираттагы китабы басылып чыккач, гонорар акчасына Мәскәүгә барганыбыз исемдә. Башкала белән безне таныштырып кайткан иде. Истанбулга бару әти белән соңгы сәфәрләребезнең берсе булды. 2008 елның ноябрендә әтигә биредә мәртәбәле премия (ИРСИКА) тапшырылды. Ул мөселман дөньясын өйрәнүдәге казанышлар өчен бирелә»,– дип исә ала тарих фәннәре докторы Диләрә ханым.

Миркасыйм Госманов хатыны Салисә апа белән Кытайдан Казанга укырга килгән студентларны да кайгыртып торган. Читтән килгән студентлар авырып киткәндә аларны дарулар, дару үләннәре, салкын тиюдән дәвалаучы җиләк-җимешләр, берсеннән-берсе тәмле өй ашлары белән сыйлый торган булганнар. Гаеттә  бәйрәмнәрендә корбан чалдырып, «Җыен» фондында чит ил яшьләре өчен аш мәҗлесе уздырганнар. 

Замандашлары Миркасыйм Госмановта артистлык сәләте дә барлыгын искәртә. Табында утырганда дусларына мәзәкләр сөйләгәндә бу сыйфаты аеруча калку чагыла торган булган. Чак кына артист булып китмәве турында да белә аның якыннары. Берара театрда да уйнап алганын әйтеп салган чаклары булгалаган. Хәер, аның җыр-моңга, бигрәк тә татар халык әсәрләренә битараф булмаганын беләбез. Илһам Шакиров, Әзһәр Шакиров кебек күренекле артистлар белән дус булуы – да моңа дәлил.

Замандашлары хәтерли;төрле кичә-мәҗлесләрдәме, сәхнәдән яки телевидениедәнме чыгыш ясаганда Миркасыйм ага һәр сүзен тәмләп, саллы итеп, бастырып сөйли торган иде. Чып‑чын нотыкчы, оратор! Аның шушылай сөйләм мантыйгын саклап фикерен тыңлаучыга ярып сала белүе күпләр өчен үрнәк тә, өлге дә дип уйлыйм. Исегезгә төшереп узабыз: Кытайдан татар җиренә кайтып дан казанган галимнең быел май аенда 90 еллыгы билгеләп узыла. 

Мөршидә Кыямова

Фото Татар-информ сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ