Логотип Магариф уку
Цитата:

Мигрант балаларының 80 % тан артыгы рус теленнән тестны уңышлы тапшырган

Татарстанда мигрант балаларының 82 % ы мәктәпкә керү өчен рус телен белүгә тест уздырды. Бу хакта Казанның ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

Тестны уңышлы тапшыруның югары күрсәткече – балаларының күпчелеге озак вакыт Россиядә яшәве һәм рус телендә сөйләшүче халык белән аралашуына бәйле, дип аңлатты Рәмис Мөҗипов. 

Мәгариф һәм фән министры урынбасары билгеләп үткәнчә, тест тапшырмаган балалар аны өч айдан соң кабат бирә алган. Мондый укучылар өчен рус теленнән өстәмә курслар оештырылган.

Татарстанда шулай ук чит ил гражданнары балаларына рус телен өйрәтүнең тизләтелгән программасы эшләнде. Уку 72 сәгатькә исәпләнгән. Тест узмаган балалар өчен, шулай ук аңа әзерләнүчеләр өчен рус телен тизләтелгән укыту буенча 54 мәктәп билгеләнде.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ