«Авыл укытучысы» бәйгесе быел Имәнкискә авылында узачак
«Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2025» конкурсының II туры тәмамланды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы – 2025» һөнәри бәйгесенең II турына нәтиҗә ясалды. Анда катнашу хокукына 10 укытучы һәм 4 тәрбияче ия булды.
«Авыл укытучысы» номинациясендә
Гарипова Наилә Әсхәт кызы, математика укытучысы (Әлки районы Иске Алпар урта мәктәбе)
Дәүләтова Илгина Газинур кызы, туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы (Тукай районы Кече Шилнә урта мәктәбе)
Назарова Эльмира Фердәүс кызы, туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы (Пермь крае Барда муниципаль округы Үдик урта мәктәбе)
Фазылҗанова Ләйсән Дамир кызы, туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы (Биектаудагы 4 нче урта мәктәп)
Сафиуллина Гөлинә Җамалетдин кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы (Питрәч районы Кощак урта мәктәбе)
Ярухина Людмила Александровна, туган (чуваш) тел һәм әдәбият укытучысы (Чүпрәле районы Яңа Үби төп мәктәбе)
Шакирова Зилә Фәрхат кызы, инглиз теле укытучысы (Балтач урта мәктәбе)
Җиһаншин Алмаз Равил улы, информатика һәм физика укытучысы (Кайбыч районы Кошман төп мәктәбе)
Латыйпова Энҗе Флүс кызы, химия укытучысы (Әгерҗе районы Исәнбәй урта мәктәбе)
Мортазина Ләйсән Габбас кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы (Мөслим районы Мөслим гимназиясе)
«Авыл тәрбиячесе» номинациясендә
Сәйфуллина Гүзәл Илгизәр кызы, тәрбияче
(Саба районы Шәмәрдән авылындагы 2 нче балалар бакчасы)
Сәлахова Мәрьям Искәндәр кызы
(Балтач районы Карадуган балалар бакчасы)
Хәсәнова Гөлинә Кираметдин кызы, тәрбияче
(Лаеш районы Комлы Кавал авылы балалар бакчасы)
Хитцова Алена Викторовна, укытучы-логопед
(Питрәч районы Яңа Шигали авылындагы «Росток» балалар бакчасы)
«Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2025» конкурсының II турында конкурсантлар Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел, күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел, данлыклы татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулу уңаеннан бирелгән темаларга нигезләнеп төшерелгән 20 минутлы видеоматериаллары белән катнаштылар, осталык дәресләре, шөгыльләр күрсәттеләр.
Алда аларны яңа сынаулар һәм мәртәбәле бүләкләр көтә. Алар бу юлы ачык дәрес, шөгыльләре белән абруйлы жюри алдында чыгыш ясаячаклар.
Конкурсның йомгаклау этабы сентябрь ахырында Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбендә һәм «Карлыгач» балалар бакчасында узачак.
Бәйгедә катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәтебезне белдерәбез, уңышлар телибез. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларына язылган бу бәйгедә катнашучы укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында 19 сентябрьдә махсус бүләкләр уйнатылачак. Моның өчен аларның журналларга язылу турындагы квитанцияләрен редакциягә юллаулары яки хәбәр итүләре сорала.
Фотолар мәктәп архивыннан
Комментарийлар