«Татар сүзе» бәйгесенә балалардан 2000 гә якын гариза килгән
25 сентябрь Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Татар сүзе» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйге финалы узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
«Шаян ТВ» каналы башкарма директоры-баш мөхәррире, бәйгенең оештыру комитеты әгъзасы Рамилә Сәхабетдинова быел «Татар сүзе»нә килгән гаризалар саны белән таныштырды.
— Бик күп гаризалар килде: узган ел 3500 теләк белдерүче булса, быел алар саны 4500. Гаризаларның күбесе балалардан, — дип белдерде ул.
Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Роза Әдиятуллина «Татар сүзе» нәфис сүз конкурсында төрле һөнәр ияләре катнашканын билгеләп үтте. Алар арасында математика һәм физика укытучылары, табиблар, артистлар, спортсменнар бар.
— Нинди һөнәр иясе булуына карамастан, катнашучыларны татар сәнгате, әдәбияты берләштерә — аларның күңелләре шигърияткә тартыла. Безнең татар халкы шундый бит: аны шигърият, җыр, моң гел үзенә тарта. Безнең катнашучыларыбыз да иҗади яктан ачылдылар, – диде ул.
«Татар сүзе» географиясенә килгәндә, Татарстан районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, Казахстан, Беларусь,Төркиядән дә гаризалар килгән.
Иң өлкән катнашучыга — 100 яшь, иң кечкенәсенә – 2.
«Татар сүзе» бәйгесенең жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов конкурста яшь буын катнашуын сөенеч дип атады.
– Шунысы бик сөендерә: киләчәк буыныбыз үзебезнең классиклар белән танышып, аларның шигырьләрен өйрәнеп үсәләр. Болай булса, татар сүзе югалмас, – дип ассызыклады ул.
Жюри әгъзалары белдергәнчә, бәйгедә катнашучыларның күбесе быел Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Йолдыз Шәрәпова, Шәүкәт Галиев һәм яшь язучылар иҗатына мөрәҗәгать иткән.
Белешмә: «Татар сүзе» бәйгесе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла.
Комментарийлар