Логотип Магариф уку
Цитата:

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары — «Студентлар стартабы – 2025» конкурсы җиңүчеләре

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының студентлары, «Студентлар стартабы – 2025» бәйгесендә җиңү яулап, 1 миллион сум күләмендә грант оттылар. Әлеге акча аларның эшмәкәрлек проектларын тормышка ашыру өчен кулланылачак.

Җиңүчеләр арасында — дизайнер-студентлар Лиана Созинова һәм Рәсүл Насыйпов, шулай ук магистратурада укучы Илмира Фазылҗанова.

Лиана белән Рәсүл милли мирасны танытуга юнәлдерелгән «Ясап бетер һәм буя» исемле интерактив проект булдырганнар. Ул кулланучылар өчен файдалы дидактик материал һәм рәсемнәр буяу өчен махсус китапчыклардан тора.

— Бу проект өстендә ярты ел эшләдек. Татар милли киемнәре, язучылары һәм башка мәдәни кыйммәтләр турында мәгълүмат тупланган дидактик материал белән бергә буяу әсбаплары әзерләдек. Киләчәктә татар халкының көнкүреше турында да сөйләргә телибез, — диләр проект авторлары. 

Илмира Фазылҗанова исә башлангыч сыйныфларда укучы, сул кул белән язучы балалар өчен махсус матур язу дәфтәре булдырган. 

— Охшаш әсбаплар бар. Ләкин безнең үзенчәлек — тулы комплект тәкъдим итү, ягъни матур язу дәфтәре, канцелярия кирәк-яраклары, чиста язу курсы, һәм баш мие ярылары үсешенә ярдәм итә торган трафаретлар», — дип аңлатты Илмира.

Татарстаннан 348 студент катнашкан алтынчы этап нәтиҗәләре буенча республика иң күп проект тәкъдим иткән төбәкләр рәтенә керде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ