Логотип Магариф уку
Цитата:

«Физхим – алгарыш» проекты старт алды

Татарстанда уку елы башында «Физхим – алгарыш» дигән яңа проект эшли башлады.

Проект укытучыларга, укучыларга һәм мәктәпләргә ярдәм итүгә, шулай ук физика һәм химияне популярлаштыруга кагылышлы берничә юнәлешне үз эченә ала.

 –  Проектның бурычлары – балаларның химия һәм физика белән кызыксынуын арттыру, инженер һөнәрләрен сайлаучы абитуриентлар санын к үбәйтү, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Уку елы ахырында конкурс нигезендә 200 укытучы грант ала алачак. Биш елдан артык хезмәт стажы булган 100 педагог өчен 300 әр мең сум акча каралган. Ә мәктәпләрдә биш елдан азрак эшләүче 100 укытучы өчен – 250 мең сум.

Алай гына да түгел, республика мәктәпләрендә югары сыйныф укучыларын физика һәм химиягә өйрәтүче 20 вуз укытучысы 200 әр мең сум алачак.

Проект кысаларында химия һәм физика укытучылары шулай ук квалификацияләрен күтәрә, укулар һәм индивидуаль консультацияләр уза алачак. Алар өчен мобиль демонстрацион кабинет ачу, «Физикадан  практикум лабораториясе» программа комплексы төзү, физика һәм химия буенча цифрлы әсбаплар эшләү планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ